В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнир вакытында өстәмә электропоездлар билгеләнгән
Фото: Денис Гордийко
Интерактив мәйданчык ярдәмендә теләгән һәркем, бию уенында катнашып, «Киләчәк уеннары» дисциплиналарының берсендә үзләрен сынап карый ала. Әлеге урында кагыйдәләрне аңлатырга ярдәм итүче волонтерлар булачак. Мәйданчык 5 нче мартка кадәр эшләячәк.
Моннан тыш, Казан – Аэропорт участогында өстәмә электропоездлар билгеләнгән. Бүгенге көндә аларның саны 20 гә җиткән, ә турнир уздырылган вакытта составлар саны 28 гә кадәр артачак. Турнирның финал көнендә, 3 нче мартта, 9 өстәмә состав билгеләнгән.
Just Dance интерактив мәйданчыклары шулай ук Мәскәүнең Казан, Ленинград һәм Ярославль вокзалларында урнаштырылган, дип хәбәр итте Россия тимер юлларының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак. Алар яңа дисциплиналар буенча заманча технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланып үткәреләчәк. Ярышларда 107 илдән 2 меңгә якын кеше катнашачак. Влад «А4», Егор Крид, DJ Smash, Андрей Аршавин, Артем Дзюба, Слава бустер турнирның амбассадорлары булачак.