В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Боз катламы балаларда кызыксыну уята, ләкин юка бозга чыгу аларның тормышына куркыныч тудырырга мөмкин
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче октябрь, Диләрә Гафурова). Ел башыннан Татарстан сулыкларында 93 вакыйга теркәлгән. 66 кеше, шул исәптән 12 бала коткарылган. Бүгенге көндә төп куркыныч – юка бозга чыгу. Салкын суда булудан бала гына түгел, ә өлкән кеше дә үлә ала. Мәктәп каникуллары алдыннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында сезоннар арасында балалар иминлеге һәм боз торышы темасына матбугат конференциясе узды.
ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр иткәнчә, ел башыннан төбәкнең су объектларында 69 кеше һәлак булган, алар арасында – сигез балигъ булмаган бала. Балаларның үлеменең төп сәбәпләре – ата-аналар контроле җитмәү һәм яхшы йөзү күнекмәләре булмау.
«Гомумән алганда, соңгы 10 елда республика сулыкларында ел саен 10 га кадәр бала үлә. Бу һәлакәтләр бозга чыгу белән бәйле», – дип белдерде статистиканы спикер. Аның сүзләренчә, Татарстанда һава температурасы әкренләп төшә, бу эчке сулыкларда юка боз катламы барлыкка килүенә китерә, әлеге процесс балаларда кызыксыну уята. Юка бозга чыгу тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин, моннан тыш, уеннар һәм күлләр янында велосипедта йөрү вакытында һәлакәтләр куркынычы шактый арта.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә су объектларында куркынычсызлык айлыкларын үткәрәләр. «Бүгенге көндә алты меңнән артык баланы үз эченә алган 300 дән артык дәрес булды», – дип белдерде спикер. Әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп, ул балаларның сулык янында контрольсез булуына юл куймаска, шулай ук мәктәп укучыларын түгәрәкләр һәм секцияләр белән максималь рәвештә мәшгуль итәргә чакырды: «Ата-аналардан башка профилактик эш нәтиҗәле булмаячак».
ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы искәрткәнчә, 17 нче октябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр Татарстанда «Бозда уяу булачакмын» конкурсы уза. Анда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнаша ала. «Конкурска кушылырга тәкъдим итәбез, ул баланың хәтерендә яшәү өчен кирәкле белемнәр калдырырга булышачак».