Хәзер аңа берничә яктан күтәрелергә мөмкин булачак
Фото: «Казанны төзекләндерү» Telegram-каналы
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы июль). Горький паркының керү төркемендә Совет власте өчен һәлак булганнар стеласына һәм Билгесез солдат һәйкәленә алып баручы баскычларны реконструкцияләү тәмамлана. Хәзер һәйкәлгә берничә яктан күтәрелергә мөмкин булачак.
Төзүчеләр брусчатканың төп өлешен җәйгәннәр һәм яшеллек утырту өчен зоналар әзерләгәннәр. Әлеге үзгәртеп корулар җәяүлеләр агымын дөрес итеп бүләргә ярдәм итәчәк. Шулай ук участокта челтәрләрне салу һәм юлларны төзү эше дәвам итә.
Куаклар һәм күпьеллыклар керү төркеменең төп яшеллеген булдырачак. Хәзер аларны эшчеләр утырта. Үсемлекләрне карау өчен автосиптергеч тоташтырачаклар, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Мәйдан эскәмияләр, өстәлләр һәм күләгә ясаучы түбәләр белән ял итү зонасы булыр дип планлаштырыла. Төзекләндерү проекты шулай ук тукталыш павильонын яңартуны күздә тота: аны әйләндереп алалар һәм җылытачаклар. Совет власте өчен һәлак булганнарның стеласы һәм Билгесез солдат һәйкәле үзгәрмәячәк.
Исегезгә төшерәбез, Горький паркының керү төркеменнән тыш, быел Казанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча биш җәмәгать киңлеге төзекләндереләчәк. Эшләр Балыкчы бакчасында, Юныс мәйданында, Зур Зәңгәр күл территориясендә, Нокса елгасының уң ярында дәвам итәчәк һәм Серов урамында җәяүлеләр бульвары төзелә башлаячак.