В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
6 сәүдә көнендә мәйданчыкка 265,9 млн сумлык продукция китерелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель, Юлия Летникова). Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды. Алар 19 нчы марттан 23 нче апрельгә кадәр шимбә көннәрендә узды.
Шул вакыт эчендә 15 шәһәр мәйданчыгында һәм Осиново бистәсендә 943 тонна ашлык, 357 тонна шикәр, 356 тонна бәрәңге, 269 тонна он, 225 тонна ит, 194 тонна яшелчә, 75 тонна ярма, 108 тонна сөт, 1 млн данә тавык йомыркасы сатылган.
Ярминкәләрдә республиканың 22 муниципаль районы һәм 22 агрохолдинг вәкилләре катнашты, алар арасында Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге, «Майский» теплица комбинаты, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Питрәч» ҖЧҖ һәм башка предприятиеләр бар иде.
6 ярминкә көнендә 265,9 млн сумлык продукция китерелгән, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитетында.