В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конференция 26-27 нче апрельдә Казан Кремлендә булачак
Фото: Денис Гордийко
«Шәһәрдәге сәнәгать: сәнәгать территорияләренең бүгенгесе һәм киләчәге» чараның төп темасы булачак. Спикерлар арасында Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, халыкара шәһәр һәм төбәк планлаштыручылары берләшмәсе әгъзасы Яна Голубева, Мәскәү Архитекторлар берлеге әгъзасы Наталья Масталерж, «Ак Барс Девелопмент» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Иван Мошка һәм башкалар бар.
Конференция программасы
10:30 – 17:00 – чыгышлар һәм төп темага презентацияләр
14:00 – 17:30 – Россиянең әйдәп баручы архитектура командалары презентациясе
Конференциядә катнашу бушлай, алдан теркәлергә кирәк. «Диалоглар» Шейнкман юлы, 5, 4 нче подъезд адресы буенча узачак.