Пәнҗешәмбе көнне, 31 июльдә, Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы очрашуы була. Катнашучылар белән «почмак-өчпочмак» татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнәчәкләр һәм төркемләп фольклор уеннары үткәрәчәкләр.
Кичәгә чакырылган кунак — җырчы һәм телевидение алып баручысы Айнур Гәрәев, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Чараны артистлар Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Булат Гатауллин, хореографлар Рафаэль Мостяков һәм Алия Төхбәтуллина үткәрәчәк. Музыкаль озату өчен Айдар Абдрахимов, Марсель Вахитов һәм Эльмира Шәрипова җаваплы булачак.
Шәһәрлеләрне 18:00 сәгатьтә Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театры янында көтеп калачаклар.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә - бәрәкәт» бию проектының юбилее уңаеннан Казанда «Бию көрәше» бию турниры
узачак . 29 августта анда профессиональ булмаган татар биючеләре көч сынашачак.