В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җылылык челтәрләрен күчерү эшләре белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Казанда Толстой урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк. Бу җылылык челтәрләрен күчерү эшләре белән бәйле. Тиешле күрсәтмә Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында урын алган.
Эшләр Толстой урамындагы 6/30 номерлы һәм Горький урамындагы 28/17 номерлы торак йортлар янында узачак. 13-нче сентябрьдән 26 сентябрьгә кадәр тротуар ябылачак, ә 17-нче сентябрьдән 18-нче сентябрьгә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.