Бу басымлы канализация челтәрләрен төзү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче сентябрь). Казанда берничә этапта Южно-Промышленная урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Бу исә шәһәрнең Идел буе районындагы «Каенлык» һәм М-14 микрорайонын планлаштыру проекты территорияләре өчен насос станцияле басымлы канализация челтәрләрен төзү белән бәйле.
14 нче сентябрьдән 20 нче октябрьгә кадәр Южно-Промышленная урамындагы 1б һәм 5 нче номерлы йортлар янындагы юл өлешчә ябылачак.
14 нче сентябрьдән 3 нче ноябрьгә кадәр 3 нче номерлы йортның 1 нче корпусы янында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.
21 нче октябрьдән 3 нче ноябрьгә кадәр 8а номерлы йорт янындагы юл өлешчә ябылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.