ТР башкаласында Юлиус Фучик урамында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Сәбәбе — метрополитенның икенче сызыгының беренче участогын төзү.
Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, 2025 елның 20 гыйнварыннан 2026 елның 26 мартына кадәр Юлиус Фучик урамындагы 94 нче йорттан алып Чыңгыз Айтматов урамына кадәрге участокта юлны ябачаклар. Машина йөртүчеләр урап үтү юлларыннан файдалана алачак.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.