Машина йөртүче балага юл бирмәгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). Кичә Казанда 103 юл-транспорт һәлакәте булган. Аварияләрдә ике кеше, шул исәптән бер бала зыян күргән. Алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
11 нче декабрь көнне көндез 46 яшьлек машина йөртүче, Волгоград урамындагы 37 нче йорт каршында, көйләнмәгән җәяүлеләр кичүендә балага юл бирми һәм бәрдерә. 11 яшьлек малай зыян күргән. Һәлакәт нәтиҗәсендә бала төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Аны травматология пунктына озатканнар, аннан соң өенә кайтарып җибәргәннәр.
Узган тәүлектә ТР башкаласында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 419 машина йөртүче һәм 57 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 50 автомобильдә йөрергә яратучы каешын эләктермәгән, 53 кеше җәяүлеләргә юл бирмәгән, тагын берсе балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. Биш шофер исерек хәлдә руль артына утырган өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.