Казанда бер тәүлеккә якын Урицкий урамы буенча транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу торак йортларның берсен җылылык белән тәэмин итү буенча эшләр башкару зарурлыгы белән бәйле.
19 апрельнең 8:00 дән 20 апрельнең 7:00 гә кадәр Урицкий урамы буенча Адмиралтейская урамындагы торак йорт янындагы машина юлы тулысынча ябылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.