Бу Г.Тукайның тууына 138 ел тулуны бәйрәм итү һәм «Җиңү варислары» хәрби-спорт җыеннарын үткәрү белән бәйле
Фото: KZN.RU
Шагыйрь Г.Тукайның тууына 138 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан 26 нчы апрельдә 07:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Театр урамы ябыла (К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр).
«Җиңү варислары» VII ачык хәрби-спорт җыеннарын ачу тантанасына әзерлек һәм аны үткәрү көннәрендә хәрәкәт Беренче Май мәйданында чикләнә. Әлеге чикләү 29 нчы апрельдә 14:30 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр һәм 30 нчы апрельдә 09:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 9 нчы майда берничә үзәк урам буенча хәрәкәт чикләнә. Ихтыяҗ булса, Үзәк стадион һәм Казан-2 тимер юл вокзалы янындагы парковка зоналары ябылачак. Бу хакта тулырак KZN.RU сайтында белә аласыз.