Бу триатлон буенча Россия беренчелеген әзерләү һәм үткәрү белән бәйле
Фото: Марат Мөгыйнов
7 нче июльнең 9:00 сәгатеннән 9 нчы июльнең 23:00 сәгатенә кадәр «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка ябык булачак.
9 нчы июльнең 6:00 сәгатеннән 16:00 сәгатенә кадәр С.Хәким урамы буенча –Декабристлар урамыннан Ф. Әмирхан урамына кадәр – ике юнәлештә дә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Триатлон буенча Россия беренчелеге Казанда 9 нчы июльдә узачак. Ярышларда катнашучыларга 5 км йөгерергә, 750 метр йөзәргә һәм 20 км велосипедта йөрергә туры киләчәк. Теркәлү 2 нче июльгә кадәр ачык, дип хәбәр иттеләр Триатлон федерациясендә.