Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Табиблар бүген 13:00 тән 17:00 гә кадәр кизү торачак
Пушкин урамында шәһәр халкын ВИЧ-инфекциягә бушлай тикшерәчәкләр
Казанлылар бушлай һәм аноним рәвештә үзләренең ВИЧ-статусын белә алачак. Тестны СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге үткәрә.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, мобиль тест пункты 13:00 тән 17:00 гә кадәр эшләячәк. Табиблар барлык теләүчеләрне Пушкин урамындагы «Сәгать» һәйкәле янында көтә, дип хәбәр иттеләр ТР сәламәтлек саклау министрлыгында.

«ВИЧка ТЕСТ – белем күбрәк, куркынычлар азрак» проекты «Яңа гасыр» коммерциягә карамаган автоном хәйрия оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла.

ВИЧ-инфекция еллар буе борчымаска, ә үзе турында медицина ярдәм итә алмаслык вакытта гына белдерергә мөмкин. Йогышлану турында нинди симптомнар сигнал бирә һәм дәвалау тулы тормыш алып барырга ярдәм итәрме, KZN.RU порталы материалында укыгыз.

2025-03-21T09:29:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.