Узган ел Вахитов һәм Идел буе районнары поселокларында калдыклар җыю өчен 10 мәйданчык оештырылган, 540 яңа ут баганасы урнаштырылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Узган ел Мирный, Старое Победилово, Әмәт, Плодопитомник, Старые Горки поселокларында каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм туплау өчен 10 мәйданчыкка бетон җәелгән иде. Якын арада Плодопитомник, Медгородок-3, Старое Победилово, Мирный һәм Лазурная урамнарындагы торак массивларда биш контейнер мәйданчыгы урнаштырылачак.
Первомайский поселогы өчен, узган ел җәйге яңгырлар яву вакытында су басу очракларын булдырмау максатыннан, су китү канавын киңәйтү буенча проект документациясе эшләнде. «Тарихи су юлы чистартылачак, киңәйтеләчәк һәм ныгытылачак. Бу участоктагы эшләргә керештек инде», – дип ассызыклады М.Закиров.
Моннан тыш, сигез торак массивтагы 33 урамда 540 светодиод ут урнаштырганнар. Быел тагын 101 ут баганасы урнаштыру планлаштырыла.
Казан Мэрына доклад белән мөрәҗәгать барышында район администрациясе башлыгы Парин урамындагы (Старые Горки поселогы янындагы) территориягә игътибар итте. «Без шәһәр халкыннан бу урында мәгариф учреждениесе төзүне сорап бик күп мөрәҗәгатьләр алдык. Кызганычка каршы, гамәлдәге законнар кысаларында биредә социаль объектлар төзү әлегә мөмкин түгел. Әмма бу территория өчен аны яшел зона дип танучы норматив документлар кабул ителгән, димәк, киләчәктә биредә парк яки җәмәгать киңлеге барлыкка килергә мөмкин», – дип хәбәр итте ул.