Казанның Ново-Песочная урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Бу Островский урамындагы бинаның стилобаты ягыннан фасад эшләрен башкару өчен кран кую белән бәйле.
22 ноябрьдән 31 гыйнварга кадәр Островский урамында төзелә торган 116 нчы һәм 114 нче торак йортлар тирәсендә машина йөрү юлын ябачаклар, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.