Эшчеләр асфальт җәйде, юл билгеләре, светофорлар, коймалар һәм яңа тукталыш павильоннары урнаштырды.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). Татарстан башкаласында Мехчылар урамы участогында (Магистраль урамыннан алып Девятаев урамына кадәр) Зур Казан боҗрасы төзелеше тәмамланып килә.
Масштаблы эшләр узган ел ахырында башланды. Бу вакыт эчендә инженерлык челтәрләре күчерелде, 1935 елгы яңгыр сулары канализациясе алмаштырылды һәм үзгәртеп корылды.
Яңа юл участогының озынлыгы 1,7 км тәшкил итә, машиналар йөрү өлеше ике полосадан дүрткә кадәр киңәйтелде.
Бүгенге көндә асфальт җәю төгәлләнде, тротуарлар төзекләндерелде, юл билгеләре, светофор объектлары, юл коймалары, яңартылган тукталыш павильоннары куелды. Эшчеләргә юл тамгасы гына төшерәсе калды.
Төзелеш тәмамланганнан соң, яңа юл районның транспорт инфраструктурасын шактый яхшыртачак һәм Җиңү проспектыннан елга вокзалына кадәр турыдан барып җитәргә мөмкинлек бирүче Зур Казан боҗрасының мөһим өлешенә әйләнәчәк.
Сынау режимында юлны сентябрь башына ачарга планлаштыралар. Уку елы башлану белән халыкка уңайлы булсын өчен, 31 нче номерлы автобусларның элеккеге маршрут буенча йөрүе яңартыла.