Киңлек 181 автомобильгә исәпләнгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче октябрь). Казанда Лукин урамында 181 машина урыны белән муниципаль парковка ачылачак. Бу урын торак комплекс төзелеше кысаларында төзелгән – төзүче парковканы шәһәргә бүләк иткән.
Муниципаль паркинг 1 нче ноябрьдә эшли башлаячак. Биредә инвалидлыгы булган кешеләр дә машиналарын калдыра алачак, моның өчен 18 махсус урын каралган.
Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 сәгатькә кадәр стоянка 30 сум булачак. Ял һәм бәйрәм көннәрендә, шулай ук 19:00 сәгатьтән 8:00 сәгатькә кадәр эш көннәрендә машинаны бушлай куярга мөмкин булачак.