Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.04.2018, 13:34

Казанның Кремль урамында 220-дән артык агачы яңартыла

Казып алынган агачларның бер өлеше Горький исемендәге паркка күчереп утыртылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Ксения Швецова). Казанның Кремль урамында агачлар яңартыла. Шуның белән бәйле рәвештә авария хәлендәге агачлар алып ташлана, ә алар урынында яңа югары декоратив зур агачлар утыртыла. Барлыгы 221 агач алмаштырырга планлаштырыла.

Канәгатьләндерерлек хәләттә булган казып алынган агачларның бер өлеше Горький исемендәге паркка күчереп утыртылачак – аларны биредә махсус әзерләнгән территориядә икенче тормыш көтә. Күчереп утырту машинасы агачларны саклык белән казып алырга мөмкинлек бирә, шуңа күрә агачлар күчереп утыртуны әйбәт кичерә һәм яңа шартларга тиз яраклаша.

Агачларны күчереп утырту эшләре 14-нче апрельдә башланды, бүгенге көндә эштә 12 эш һәм 5 берәмлек махсус техника катнаша. “Горводзеленхоз” тресты муниципаль унитар предприятиенең баш аграномы Ирек Гыйлманов сүзе буенча, агачлар әле яфрак ярмаган, шуңа күрә хәзер күчереп утырту өчен уңайлы сезон.

Иске агачлар урынына эшчеләр безнең илебездә үстерелгән һәм безнең шартларга яраклашкан яшь вак яфраклы юкәләр утырталар. Ирек Гыйлманов сүзе буенча, күчереп утырту өчен агач сайлаган вакытта, аларның зурлыгы һәм биеклеге исәпкә алынды. Сайланган агачларга якынча 15 яшь. Күчерү вакытында үсемлекләргә зыян килмәсен өчен, аларның тамырлары  махсус капчыклар белән төрелде.

“Күчереп утырту барышында без туфракны тулысынча алмаштырабыз, чөнки иске туфракны кулланырга ярамый. Күчерепутырту өчен махсус сыйфатлы туфрак әзерләнде. Су озак тормасын өчен казылган чокырларга дренаж өстәлә. Агач утыртканнан соң су сибелә һәм җир тыгызлана”, - диде И.Гыйлманов.

Сезон дәвамында агачларны карап үстерәчәкләр. Алар яфрак яргач, ботакларны кисү эшләре башланачак, бу агачларны бер күренешкә китерү өчен кирәк.

Видеорепортаж
18.04.2018 14:09
Барлык яңалыклар