В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләү 2024 елның 1 нче гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Казанның Карл Фукс урамында, Большая Красная урамыннан Карл Маркс урамына кадәр, транспорт чаралары хәрәкәте һәм парковкасы вакытлыча чикләнгән. Башкарма комитетның тиешле карары Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.
Чикләү терроризмга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан кертелә, ул 2024 елның 1 нче гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Автомобиль йөртүчеләргә әйләнеп узу маршрутларын алдан планлаштырырга һәм куелган юл билгеләре буенча хәрәкәт итәргә киңәш итәләр.