В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рельслар Вознесение тракты төзелеше белән бәйле рәвештә әйләнеп үтү юлына күчерелгән иде.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче сентябрь). Казанда Гвардия урамында Габишев урамы юнәлешендә торгызылган юллар буенча трамвайларның туры хәрәкәтен ачтылар. Элегрәк рельслар Вознесение тракты төзелеше белән бәйле рәвештә әйләнеп үтү юлына күчерелгән иде.
Юл хуҗалыгы хезмәте 21 рельс-шпал рәшәткә тезгән, 4 температура компенсаторы урнаштырган һәм накладкага 47 стык җыйган. Башкарылган эшләрдән соң белгечләр шпал тартмаларга вак таш салдылар, рихтовка, подбивка ясадылар һәм юлны төзәттеләр.
Әшләр тәмамлангач, тест режимында вагон җибәрелде, ул участокны кисәтүләрсез узды, шуңа күрә хәрәкәт ачылды, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәтендә.
Участокта Зорге урамыннан Халитов урамына таба хәрәкәтне торгызу эшләре дәвам итә. Хезмәткәрләргә юллар салырга, юл тягалары урнаштырырга, электр тоташтыргычларны эретеп ябыштырырга, күтәрү, подбивка һәм рихтовка ясарга, шулай ук җәелгән юлларны сынап карарга туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 21 нче сентябрьдән Җиңү проспекты буенча булачак Вознесение тракты белән кисешкән урында автомобиль транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Моңа кадәр Җиңү проспекты буенча яңадан торгызылган юллар буенча ике юнәлешкә дә трамвайлар хәрәкәтен ачтылар.