Узган тәүлектә шәһәрдә 116 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Фото: Денис Гордийко
Мәсәлән, 44 яшьлек шофер Глушко урамындагы 9 нчы йорт (корп.1) территориясеннән чыкканда, беренчел мәгълүматлар буенча, «Уңга хәрәкәт» билгесе зонасында сулга борылган һәм 3 яшьлек кызны бәрдергән. Кыз бала әтисе белән тиешсез урында юлны чыккан. Хастаханәдә балага медицина ярдәме күрсәтелә һәм аннан соң өенә җибәрелә.
Узган тәүлектә 620 шофер һәм 85 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 46 кеше куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган, тагын сигез кеше балаларны йөртү таләпләрен бозган. 36 машина йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән. Тугыз кеше исерек килеш машина йөрткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.