Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.07.2024, 12:02

Дубравная урамында авария хәлендәге 300 метр диярлек коллекторны алыштырдылар

Эшләр этаплап һәм су җибәрүне туктатмыйча башкарылды

Казанның Дубравная урамында«Водоканал» МУП хезмәткәрләре авария хәлендәге 293 метр коллекторны алыштырдылар. Эшләр этаплап һәм су җибәрүне туктатмыйча башкарылды. Хәзер 41 һәм 43 нче йортлар янындагы территоиияне төзекләндерәләр.

Оешманың матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, беренче этапта (май-июнь айлары) торгызу эшләре барышында, белгечләр үткәргеч торбаның 91 метрын алыштырдылар. Ремонт Дубравная урамындагы 33 нче йорт янәшәсендә ясалды, эшчеләр инде территорияне төзекләндереп бетерделәр.

Икенче этапта «Водоканал» МУП хезмәткәрләре 41 һәм 43 нче йортлар тирәсендәге авария хәлендәге 202 метр тимер-бетон үткәргеч торбаны алыштырдылар. 12 нче июнь көнне ул участокта асфальт-бетон түшәмә җимерелү сәбәпле, ремонт кирәк иде. Эшләр ачык (траншея) һәм траншеясыз (торбага торба) ысуллар белән башкарылды.

Коллекторның реконструкциясе торак йорт һәм башка биналарга су килүне туктатмыйча гына башкарылды. 1994 елда төзелгән үткәргеч торба барлыгы 301 күпфатирлы һәм 120 шәхси йорт, 21 балалар бакчасы, тугыз мәктәп һәм 45 тән артык административ корылманың агынтыларын йөртү мөмкинлеге бирә.

Казанда моңа охшаш эшләр Ямашев проспектындагы 25 нче йорт янында башкарыла. Монда коллектор 95 күпфатирлы йорт, 11 балалар бакчасы, ике мәктәп, бер хастаханә һәм 18 административ бинаның агынтыларын йөртү мөмкинлеге бирә. Белгечләр спиральле чорналу ысулы ярдәмендә 146 метр үткәргеч торбаны санацияләде. Хәзер территорияне төзекләндерү эшләре бара – аны өченче кварталда тәмамларга планлаштыралар.

Эшләр оешманың инвестицион программасы кысаларында оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, быел ТР башкаласында региональ программа буенча, тугыз объектка 6 чакрым инженер челтәре, алты объектка 5,3 чакрым җылылык челтәре һәм 19 объектка 18,6 чакрым су үткәрү челтәрләре кору планлаштырылган. Моннан тыш, шәһәрдә БРИКС саммитына әзерлек кысаларында, 602 млн сумга 14 су үткәрү челтәре участогын, канализация һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алыштырачаклар.

Барлык яңалыклар