Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.07.2024, 12:43

Бауман урамында казанлыларга, ВИЧ-инфекцияне тикшерү максаты белән, бушлай тест уздырачаклар

Барлык теләүчеләр дә социаль хезмәткәр белән киңәшләшә алачак

5 нче июльдә Казанда ВИЧ-инфекцияне тикшерү өчен бушлай һәм аноним тест үткәрәчәкләр. Медиклар Бауман урамында «Сәгать» монументы янында кизү торачак.

«Акция 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Теләүчеләргә шунда ук социаль хезмәткәрдән консультация алу мөмкинлеге бар», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Моңа кадәр шәһәрлеләрне Яшьләр көнен бәйрәм иткәндә, «УРАМ» экстрим-паркында тикшергәннәр иде. Үзләренең ВИЧ-статусын 180 кеше белде. Аларга мәгълүмати брошюра һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Проект гражданлык җәмгыятен үстерү өчен алынган Татарстан гранты акчаларына гамәлгә ашырыла. Акцияләр ТР сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белән берлектә оештырылган.

ВИЧ-инфекция еллар буе сиздерми торып, инде медицина көчсез булганда гына үзе турында белдерергә мөмкин. Авыруны йоктыруның нинди билгеләре булуы һәм дәвалануның тулы тормыш алып барырга ярдәм итә алу-алмавы турында KZN.RU порталы материалында укыгыз.

Барлык яңалыклар