Стела уеннар логотибы – мифик аждаһа Зилант сурәтләнгән циферблаттан гыйбарәт.
Фото: minsport.tatarstan.ru
Стела уеннар логотибы – мифик аждаһа Зилант – һәм яктылык элементлары сурәтләнгән циферблаттан гыйбарәт. Циферблатның уртасында Олимпиада символы, исеме һәм чара башланырга калган көннәр саны алмаштырыла торган экран урнашкан, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. «Без бу стеланы 2013 елгы Универсиада стартыннан нәкъ 8 ел узгач ачтык, ул шулай ук Казанда узды. Туристлар безгә Махсус Олимпиада тамашачысы статусында килер дип өметләнәбез», – дип билгеләде Владимир Леонов һәм олимпиадага әзерлек тулы көченә бара, дип өстәде.
Искәртеп узабыз, Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 2022 елның 22-нче гыйнварыннан 28-нче гыйнварына кадәр узачак. Уеннар программасына 7 спорт төре кертелгән: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышы, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар өстендә йөгерү. Ярышларда 100 илдән 2 меңгә якын атлет катнашачак.