Теләге булган һәркем яраткан укытучыларына котлаулар яза ала
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). Шимбә көнне, 30 нчы сентябрьдә, Бауман урамында «Укытучыга открытка» акциясе узачак. Казан халкы һәм кунаклары бөтен Россия мәктәпләренә яраткан укытучыларына котлау юллый алачак.
Бу укып бетергәннән соң күп еллар узгач педагогларга рәхмәт әйтү яки балаларның үз остазларына һәм сыйныф җитәкчеләренә җылы сүзләр җиткерү мөмкинлеге.
Акция 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Бауман урамы, 62/9 адресы буенча Мәгариф хезмәткәрләре йорты каршында узачак. Барлык открыткалар укытучыларга шәхсән тапшырылачак.
Оештыручылар булып Казан Мэриясе һәм Татарстан буенча «Россия почтасы» бүлекчәсе тора. Акция Укытучылар көне алдыннан һәм Педагог һәм остаз елы кысаларында үткәрелә.