«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының бушлай дәресе 27 нче июльдә җанлы музыка астында узачак.
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). 27 нче июльдә Казанның Бауман урамында татар халык биюе буенча мастер-класс булачак. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы бушлай дәресе җанлы музыка астында узачак.
Татар халык биюе күнегүләрен «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты, «Мирас» бию ансамбленең педагог-хореографы, «Танцы на ТНТ» тамашасы катнашучысы Рамазан Җамалетдинов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Данил Исхаков һәм Алия Мөхәммәтгалиева, халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева өйрәтәчәк.
Дәреснең музыкаль бизәлешен төрле инструментларда уйнаучы Айдар Әбдрәхимов (гитара) һәм халыкара конкурслар лауреаты, «ТМТВ» hәм «Болгар Радиосы» телевизион музыкаль премияләре лауреаты Рәзил Камалов (баян) тәэмин итәчәк.
Мастер-класс 18:00 сәгатьтә «Ногай» кунакханәсе янында башлана, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Телләр культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә. Дәрес шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә тормышка ашырыла торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының дүртенче чарасы булачак.
Чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә. Оештыручы булып Казан Мэриясе белән берлектә Парклар һәм скверлар дирекциясе тора.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда паркларда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының өч җәйге спорт һәм иҗат дәресләре узды. Кабан күле яр буенда беренче дәрестә «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре буенча мастер-класста 500 казанлы катнашты. Проектның икенче дәресендә казанлылар чечеткага өйрәнде. Горки-Әмәт урманында узган өченче мастер-класс аэробикага багышланган иде. Очрашулар сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Узган елның җәйге сезонында 14 дәрес үткәрелде.