Шәһәрлеләр аноним рәвештә 1 нче һәм 2 нче декабрьдә экспресс-тест уза алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). 1 нче һәм 2 нче декабрьдә Казан халкы ВИЧ-инфекциягә аноним тест үтә алачак. Теләге булганнар өчен психолог һәм социаль хезмәткәр белән сәламәтлекне экспресс-тикшерү, консультацияләр уздырылачак.
Тест-мобильләр Бауман урамында сәгать янында урнашачак. Тестны 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узарга мөмкин, дип хәбәр итә «Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проектының матбугат хезмәте.
Августтан октябрьгә кадәр Казанда 23 акция узды, 1161 кеше ВИЧ-статусын тикшерде. Проект «Яңа гасыр» хәйрия фонды тарафыннан Республика СПИДка каршы профилактика һәм көрәш үзәге белән берлектә Президент грантлары фонды акчаларына тормышка ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, 25 нче ноябрьдән 5 нче декабрьгә кадәр Татарстанда Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсенең Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган кайнар линиясе эшләячәк. 1 нче ноябрьгә республикада ВИЧ-инфекциянең 28,2 мең очрагы теркәлгән.