Табиблар шәһәрлеләрне «Сәгать» монументы янында көтәчәк
Казанда 19 июльдә ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним экспресс-тест үткәрәчәкләр. Табиблар Бауман урамында «Сәгать» монументы янында кизү торачак.
Акция 13:00 тән 17:00 гә кадәр узачак. Теләүчеләрне үз урынында социаль хезмәткәр консультацияли, дип хәбәр итә оештыручылар.
Проект гражданлык җәмгыятен үстерү өчен алынган Татарстан гранты акчаларына гамәлгә ашырыла. Акцияләр СПИД һәм йогышлы авырулар белән профилактика һәм көрәш буенча республика үзәге белән берлектә оештырылды.
ВИЧ-инфекция еллар буе борчымаска һәм медицина инде көчсез булган вакытта үзе турында белдерергә мөмкин. Йоктыру турында нинди симптомнар сигнал бирүе турында, һәм дәвалау тулы кыйммәтле тормыш алып барырга ярдәм итәрме, KZN.RU порталы материалында укыгыз.