Казанның Бауман урамында 29—31 август көннәрендә үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе узачак. Татарстанлылар 120 сәүдә урынында һөнәрчелек продуктлары, бизәнү әйберләре, кием-салым, тәм-томнар, истәлекле бүләкләр һәм башка, шул исәптән милли тематикалы товарлар күрсәтә алачак.
Ярминкәдә республика территориясендә эшчәнлек алып баручы һөнәри керемгә салым түләүчеләр бушлай катнаша ала. Моның өчен цифрлы
платформада гариза бирергә кирәк.
Тулырак мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны буенча белергә була: +7(843)524-90-90.
2020 елдан ярминкә «Мин — Татарстан» бренды астында уза һәм үзендә милли тиңдәшлекне йөртә, дип хәбәр иттеләр ТР Икътисад министрлыгында.
Ярминкәне ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге оештыра.