Казанда язгы ташуга каршы чаралар үткәрелә.
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
Әйтик, бу атнада коммуналь хезмәтләр Тэцевская, Фучик, Чуйков һәм Адоратский урамнарында яңгыр суларын кабул итү коеларын ачтылар һәм кирәкле эшләрне башкардылар.
Яңгыр канализацияләренең төзек булмавы мәсьәләләре буенча шәһәр халкы Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетына 8:00 дән 17:00 гә кадәр +7(843)294-83-55, +7(843)294-83-56, +7(843)294-83-83 телефон номерлары аша мөрәҗәгать итә ала.
Яңгыр канализациясен чистартудан тыш, хәзер кар чыгаруга да зур игътибар бирелә. Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, февральдә 64 мм явым-төшем (норма – 28 мм) яуган, шуңа күрә карны температура плюс ягына күчкәнче тиз арада җыеп алу мөһим. Узган тәүлектә Казанда 10 мең 820 тонна кар чыгарылган.
Узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин район администрацияләре башлыкларына калган карларга аерым игътибар бирергә кушты. «Казанда температура минус булганда, төп кар күләмен урамнардан чыгарып бетерергә кирәк», - дип ассызыклады ул. Шәһәр башлыгы әлеге мәсьәләне көн саен контрольдә тотарга һәм шәһәрлеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен язгы ташуга каршы чараларны дәвам итәргә кушты.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 443 км яңгыр сулары канализациясе челтәре һәм 5,5 меңнән артык яңгыр суларын кабул итү коесы бар. Узган елда 12 км челтәр чистартылган һәм аларның эше торгызылган.