ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге планнарында Дәрвишләр бистәсендә тагын бер пункт ачу.
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте
ТР Диния нәзарәтенең ярдәм пунктлары булдыру проектын Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте битараф булмаган халык һәм иганәчеләр ярдәме белән тормышка ашыра. Авангард һәм Симонов урамнарындагы яңа пунктларның куәте көн саен 100 порция кайнар туклану һәм сезонлы кием бирергә мөмкинлек бирә. Кайнар төшке аш пунктларга көн саен 11.00 сәгатьтә Казан кафелары тарафыннан китерелә. Ашларны бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабага салалар, ә аннары профилактик вируска каршы чараларны үтәп, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә калган йортсызларга тапшыралар. Татарстанның битараф булмаган халкы иганәләрне күчерә ала, ә хәләл ризык китерүче кафе хуҗалары – пунктлар эшен оештыруда ярдәм итә, дип хәбәр ителә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗлар өчен ачык һавада хәйрия ашларын яңадан башлап җибәрде. Җомга көнне Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда 10.30 сәгатьтән бушлай кайнар ризык таратыла. Мохтаҗларга салат порцияләре, беренче һәм икенче кайнар ризык, икмәк, чәй бирәләр. Акциядә катнашырга теләүче волонтерлар +7(843)225-33-22 телефоны буенча шалтырата ала.
Хәзерге вакытта Борхан Шаһиди урамы, 26 адресы буенча урнашкан «Мохтаҗларга бушлай ярдәм» Казан комплексы пунктында мохтаҗлар тәүлек буе 300 порция кайнар туклану белән тәэмин ителә. Монда шулай ук койка-урыннар, душ һәм мунча бүлеге, кием-салым һәм аяк киеме кабул итү пункты булдырылган. Үзәккә милләтенә һәм диненә карамастан, теләсә кайсы кеше килергә мөмкин. Уртача приютта авыр тормыш хәлендә калган 40 кеше яши.