Академик Сахаров урамыннан Җиңү проспектына борылышта 114 м озынлыктагы контактлы чыбык алыштырылды, ә Гвардия урамыннан Николай Ершов урамына борылышта – 62 м.
Ташаяк һәм Мәскәү урамнары киселешендә 7 нче троллейбус маршруты буенча дүрт пар кәкре тоткыч яңартылды һәм 34 м линия өстәлде.
Николай Ершов урамында Горький урамыннан борылганнан соң 63 м контактлы чыбык төзеделәр. Ә Ф.Әмирхан урамында бөгелгән биш метрлы кронштейнны алыштырдылар.