Яшүсмер юлны самокат белән чыккан
Фото: Денис Гордийко
Юл-транспорт һәлакәте 6 нчы сентябрьдә 17:25 сәгатьтә Кол Гали урамындагы 24 нче йорт каршында теркәлгән. Казан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 48 яшьлек автомобиль йөртүче, Кол Гали урамы буенча Сафиуллин урамы ягыннан Комиссар Габишев урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, 15 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Яшүсмер, беренчел мәгълүматлар буенча, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.4 пунктын бозып, юлны самокат өчен каралмаган урында чыга, транспорт чарасы хәрәкәте барышында сулдан уңга, өлкәннәрсез хәрәкәт итә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, аны медицина учреждениесеннән җибәрәләр.
10 нчы сентябрьгә кадәр Казанда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы үткәрелә. Ел башыннан 7 ай эчендә шәһәр юлларында 16 яшькә кадәрге балалар белән 81 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 87 балигъ булмаган бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Узган тәүлектә шәһәрдә 104 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 5 сендә зыян күрүчеләр бар. Административ җаваплылыкка 515 шофер һәм 124 җәяүле җәлеп ителгән. Машина йөртүчеләр, нигездә, куркынычсызлык каешларын кулланмыйлар яки аны дөрес итеп эләктермиләр, шулай ук җәяүлеләргә юл бирмиләр.