В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түбән Кабан күле аша салынган күперне төзекләндерү өчен 60 тан артык юл билгесе куелган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь, Диана Жиленкова). Түбән Кабан күле аша авария хәлендәге күперне реконструкцияләүгә бәйле рәвештә, юл ситуациясен, җәмәгать транспортының өзлексез эшләвен, җәяүлеләрнең һәм автомобиль йөртүчеләрнең хәрәкәт итүләрен уңайлы итү өчен өстәмә чаралар күрелде. Һади Такташ урамында җәмәгать транспорты өчен ике яңа тукталыш мәйданчыгы җиһазландырылган, 60 тан артык юл билгесе һәм светофор объекты урнаштырылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Түбән Кабан күле аша күпердә хәрәкәт 28 нче сентябрьдән ябык. «Без моның белән бәйле юл вәзгыятенең катлауланачагын алдан белдек. Узган атна безнең фаразларны раслады. Татарстан, Тукай, Марсель Сәлимҗанов урамнарында транспорт йөкләнеше артты. Зур күләмле реконструкция, бер елдан да азрак бармаячак. Якын-тирә урамнарда юл хәрәкәтен тотрыклыландыруга ярдәм итүче өстәмә чаралар күрү бурычы куелды», - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Һади Такташ урамының ике ягында да, Нурсолтан Назарбаев урамыннан 300 метр ераклыкта, җәмәгать транспорты өчен ике тукталыш барлыкка килде. «Халыкка уңайлы булсын өчен, тукталыш пунктлары Нурсолтан Назарбаев урамындагы ябык күпергә параллель рәвештә урнашкан җәяүлеләр күпере янында урнашкан. 170 метрлы күпер аша җәяүлеләр Һади Такташ урамыннан Шиһабетдин Мәрҗани урамына кадәр күл аркылы ике юнәлештә дә чыга ала», - дип билгеләде И.Шакиров.
Ябык күпер янында Нурсолтан Назарбаев, Марсель Сәлимҗанов, Һади Такташ, Сара Садыйкова һәм Габдулла Тукай урамнары буйлап әйләнеп узу юллары күрсәтелгән билгеләр урнаштырылган. «Оптималь үткәрү сәләтен тәэмин итү өчен Һади Такташ урамының машиналар йөрү өлешендә транспорт чараларын куюны тыя торган өстәмә юл билгеләре куелды, – дип игътибарны юнәлтте И.Шакиров. - Барлыгы 60 тан артык юл билгесе урнаштырылды».
Шулай ук Һади Такташ һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында светофор объекты пәйда булды, бу Марсель Сәлимҗанов урамыннан Һади Такташ урамына барганда транспортның куркынычсыз сулга борылышын тәэмин итәчәк.
Автомобильчеләр Нурсолтан Назарбаев урамы буенча күперне Марсель Сәлимҗанов урамы аша, аннары Татарстан һәм Габдулла Тукай урамнары буенча, шулай ук Ферма шоссесы, ТАССРның 100 еллыгы магистрале, алга таба Техника урамы буенча әйләнеп уза алалар. Хәрәкәтнең кире юнәлештә дә схемасы шундый ук.
Эшләр башкарылган вакытта шәһәр пассажир транспорты хәрәкәте түбәндәгечә оештырылган:
5, 25, 43, 68 нче номерлы маршрут автобуслары Нурсолтан Назарбаев урамындагы күпергә кадәр барып җитә дә, Һади Такташ урамына борыла, Сәлимҗанов урамы, Татарстан урамы буенча барачаклар һәм аннан соң маршрут буенча хәрәкәт итәчәкләр. Автобуслар кире юнәлештә шул ук маршрут буенча барачак;
71 нче номерлы маршрут буенча йөрүче автобуслар Константиновка поселогыннан «5 нче номерлы шәһәр хастаханәсе» тукталышы ягына таба элеккеге маршрут буенча барачак. Кире юнәлештә, Константиновка бистәсе ягына таба, автобуслар Ш.Камал урамы – Татарстан урамы – Достоевский урамы – Бутлеров урамы – Вишневский урамы – Н.Ершов урамнары маршруты буенча хәрәкәт итәчәкләр.
77 нче номерлы маршрут автобуслары, Павлюхин урамы буйлап барып, туры Марсель Сәлимҗанов урамына чыгачак, аның буенча Татарстан урамына кадәр хәрәкәт итәчәк, ә аннан соң үзенең элеккеге схемасы буенча китәчәк.
«Күперне реконструкцияләү эшләре алдан расланган план нигезендә башланды. Ләкин, эшләрне башкарганда, аны тулысынча ябу күздә тотылмаган иде. Эшләр башлангач, экспертлар күперне эксплуатацияләүнең куркыныч булуын ачыклаганнар. Шуңа күрә, кызганычка каршы, аны өлешчә ябып реконструкцияли алмадылар. Моны бер моментта эшләргә туры килде», - дип игътибар итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Башта күперне реконструкцияләүне, этаплап ябып, 2024 елда тәмамларга планлаштырганнар, ләкин тулы ябылу аркасында, эшләрне башкару вакыты бер елга кадәр кыскартылган. Реконструкция планы буенча автомобиль полосаларының саны 6 дан 8 гә кадәр, ә күчәрнең йөк күтәрешлелеге 15 тән 25 тоннага кадәр артачак дип көтелә. Шулай ук җәяүлеләр зоналары киңәйтеләчәк һәм Түбән Кабан күле ягыннан велоюллар барлыкка киләчәк.