В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәүләт автоинспекциясе һәлакәт шаһитларының элемтәгә чыгуларын сорый.
Фото: Денис Гордийко
14:23 сәгатьтә 72 нче йорт ишегалдында 53 яшьлек ир-атны бәрдереп киткәннәр. Автомобиль йөртүчесе, РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 нче пунктын бозып, һәлакәт урыныннан качкан. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган. Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитләреннән түбәндәге телефоннар буенча элемтәгә керүләрен сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Үткән тәүлектә шәһәрдә 238 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, шуларның 4сендә зыян күрүчеләр бар. Бер җәяүле һәлак булган, юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 3 кеше – җәяүле, йөртүче һәм пассажир – төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.
Аерым алганда, үлем очрагына китергән транспорт һәлакәте 20-нче гыйнварда 6:37 сәгатьтә була. Mitsubishi автомобиле руле артындагы 35 яшьлек ханым Н.Ершов урамындагы 30нчы йорт каршында 56 яшьлек хатын-кызны бәрдерә, җәяүле юлны тиеш булмаган урыннан чыккан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлә.
Шулай ук узган тәүлектә 677 машина йөртүче һәм 138 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе.