12-нче июньдә Казан Россия көнен бәйрәм итүгә кушылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). Бүген Казанда Бауман урамында Россия картасы төшерелгән тематик реклама конструкциясе урнаштырачаклар, ул илебез триколоры төсләрендә рәсмиләштереләчәк. Һәр теләүче баннерда илгә Россия көненә үз теләкләрен яза һәм прессволл фонында селфи ясый ала, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.
Моннан тыш, бүген Татарстан башкаласында «Россияне яратам» акциясе старт ала, аның кысаларында 7 мең тасма-триколор тарату планлаштырыла. Ике көн дәвамында 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр һәм 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр волонтерлар аларны шәһәр халкына һәм башкала кунакларына Бауман җәяүлеләр урамында бүләк итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 12-нче июньдә Казан Россия көнен бәйрәм итүгә кушылачак. Шәһәрдә халык катнаша ала торган төрле тематик акцияләр планлаштырылган. Алар исәбендә донорлык атналыгы, патриотик тематикага фильмнарны онлайн-күрсәтү, бөтенроссия #ОкнаРоссия һәм #ФлагиРоссии флешмобы, бөтенроссия стрит-арт фестивале, шулай ук 6 сәгатьлек бәйрәмчә онлайн-марафон бар.