Биредә җылылык белән тәэмин итү трассасы капиталь ремонтланачак
Фото: Денис Гордийко
Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, 20-26 нчы майда 6а номерлы йорт янында һәм Дмитрий Михайлович Карбышев скверы районында тротуар тулысынча ябыла. 25 нче майның 23:00 сәгатеннән 26 майның 5:00 сәгатенә кадәр 6а номерлы йорт янында транспорт хәрәкәте чикләнә. 21 нче майның 23:00 сәгатеннән 22 нче майның 5:00 сәгатенә кадәр Дмитрий Михайлович Карбышев скверы районында автомобиль юлы ябыла.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле рәвештә хәрәкәт ябылу турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.