Казанның Ямашев проспекты участогында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу рельслар арасындагы түшәмәне ремонтлау белән бәйле.
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, 15—25 нче июльдә 22:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр эшләр Адоратский урамы белән киселеш җирендә алып барылачак.