Барлык теләүчеләр дә кушыла ала – оештыручылар трансферны оештырган
Фото: vk.com/ecologickzn
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче октябрь). ТР башкаласында яшәүчеләр 4 нче ноябрьдә Темниковск участок урманчылыгы территориясендә агачлар утырта алачак. Акциядә катнашучылар өчен трансфер оештырылачак.
Казанлылар саф һавада дүрт сәгать чамасы вакыт үткәрәчәк. Аларны үсентеләрне дөрес утырту буенча мастер-класс һәм эштән соң төшке аш көтә.
Акциягә 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем кушыла ала, моның өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Шәһәрлеләрне 7:20 сәгатьтә Солдат урамы, 1 адресы буенча («Кәҗә бистәсе» метро станциясе янында) көтәчәкләр.
Чара «Агач утырт» проекты кысаларында узачак, дип хәбәр ителә «Вконтакте» социаль челтәренең «Экологично» төркемендә.