Төнлә шәһәр юлларыннан 9 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче декабрь). Узган төндә Казан урамнарыннан 9275 тонна кар чыгарылган. Юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 292 тонна реагент һәм 512 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Барлыгы 289 юл эшчесе һәм 412 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, бүген урамнардан 568 юл эшчесе һәм 367 берәмлек техника, шул исәптән 56 катнаш юл машинасы, 72 трактор щеткасы, 97 үзбушаткыч, 81 фронталь төягеч һәм башкалар чистартыла.
Көн дәвамында карны Адоратский, Борисково, Волгоград, Гаврилов, Губкин, Дементьев, Журналистлар, Кремль, Лукницкий, Мичурин, Мәскәү, Н.Йосыпов, Сәйдәшев һәм башка урамнардан чыгарачаклар.