Ике тәүлек эчендә кар эретү пунктларына һәм коры чүплекләргә 30 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). Бүген көндез Казан урамнарын кардан җыештыруга 611 юл эшчесе һәм 343 махсус техника берәмлеге чыкты, шул исәптән 64 катнаш юл машинасы, 76 трактор щеткасы, 72 үзбушаткыч, 88 фронталь төягеч һәм башкалар.
Кар Фатыйх Әмирхан, Восстание, Гвардия, Губкин, Декабристлар, Дубравная, Ипподром, Пушкин, Сара Садыйкова, Сәетгалиев, Сибгат Хәким, Чистай, Себер һәм Мамадыш трактлары һ.б. урамнардан чыгарыла.
Узган ике тәүлектә барлыгы 30 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шул исәптән узган төндә 8,3 мең тоннага якын. Исегезгә төшерәбез, узган ялларда Казанда айлык норманың 64% ы яисә өчтән ике өлеше яуды. Һава торышы начараю чорында подрядчы оешмалар хезмәткәрләре тротуарларны һәм машиналар йөрү өлешен күп тапкырлар сиптерделәр һәм себерделәр.
Шул ук вакытта эшчеләр тукталыш мәйданчыкларыннан, автобус кесәләреннән һәм тротуарлардан «Водоканал» кар эретү пунктларына һәм коры чүплекләргә кар чыгара.
Юлларны киң итеп ачу һәм һава шартларының чираттагы начараюына әзерләнү өчен атна буе кар чыгарылачак. Шулай ук бүген юл эшчеләре тротуарларны чистарта, бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртә, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Кар чистарту эшләре Казан ишегалларында да алып барыла. Моның өчен торак оешмаларының барлык көчләре җәлеп ителде. Бүген иртә белән ишегалларының 90% ында диярлек җәяүлеләр юллары чистартылды. Кар яву түбәләргә, козырекларга, балконнарга, электр линияләренә зыян салмады һәм агачларның егылуына китермәде.
Казан ишегалларында карны җыештыру өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җавап бирә. Шәһәр халкы мөрәҗәгатьләрен «Ачык Казан» системасында, 063 телефоны буенча, шулай ук Башкарма комитетның Телеграммдагы «Минем Казан» чат-боты ярдәмендә калдыра ала. Йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә яки ниндидер сәбәпләр буенча торак милекчеләрен канәгатьләндермәсә, алар идарәче оешмага мөрәҗәгать итә, «Ачык Казанда» заявка калдыра яки Дәүләт торак инспекциясенә шикаять бирә ала.