Төнлә шәһәр урамнарыннан 14 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Бүген көндез 665 юл эшчесе һәм 404 махсус техника, шул исәптән 55 катнаш юл машинасы, 72 трактор щеткасы, 109 үзбушаткыч, 100 фронталь төягеч һәм башкалар юлларны кардан чистарта.
Көн дәвамында кар Батурин, Беломорск, Восстание, Гладилов, Девятаев, Дубравная, Копылов, Короленко, Кремль, Ленинград, Несмелов, Яңа Дәүләки, Театр, Чернышевский урамнарыннан, Ибраһимов, Җиңү, Ямашев проспектларыннан чыгарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.