Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 5,2 мең тонна кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). Узган төндә Казанда урамнарны җыештыруда 48 юл эшчесе һәм 226 берәмлек техника, шул исәптән 69 катнаш юл машинасы һәм 43 трактор щеткасы җәлеп ителгән.
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, тәүлегенә 5250 тонна кар чыгарылган. Бозга каршы эшкәртү өчен 12 тонна реагент һәм 40 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Көндез урамнарны җыештыруга 510 юл эшчесе һәм 289 берәмлек техника чыкты.