В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр юлларыннан тәүлек эчендә 16,7 мең тоннага якын кар чыгарылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче гыйнвар). Бүген Казан урамнарын кардан чистартырга 461 юл эшчесе һәм 345 берәмлек махсус техника, шул исәптән 50 катнаш юл машинасы, 77 трактор щеткасы, 95 үзбушаткыч, 59 фронталь төягеч, 39 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыккан.
Кар чыгару 8 Март, Авангард, Бауман, Беломорск, Восстание, Габишев, Гаврилов, М.Гафури, Гвардия, Девятаев, Дементьев, Дружба, Дубравная, Заря, Зорге, Ипподром, Короленко, Кремль, Кулагин, Г.Кутуй, Лесгафт, Ломжа, П.Лумумба, Мариуполь, Павлов, Петербург, Попов, Пушкин, Техника, Фучик, Химия, Чехов, Чистай, шулай ук Камалиев проспекты, Ферма шоссесы, Мамадыш тракты, Борисоглебск, Нагорный, Яңа Вишневка, Привольный, Коры елга, Юдино бистәләреннән һәм башка участоклардан башкарылачак.
Узган тәүлек эчендә шәһәр юлларыннан 16,7 мең тоннага якын кар чыгарылган, кышкы чор башыннан – 187,8 мең тонна кар. Юлларда тәүлеккә 302 тонна реагент һәм 756 тонна ком-тоз катнашмасы, кышкы чор башыннан – 34 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.