В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә шәһәр урамнарыннан 13 мең тоннага якын кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, бүген урамнардагы карны 586 юл эшчесе һәм 390 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 62 катнаш юл машинасы, 57 трактор щеткасы, 113 үзбушаткыч, 93 фронталь төягеч һәм башка транспорт чистарта.
Көн дәвамында кар Айвазовский, Бондаренко, Васильченко, Гәрәев, Дубравная, Кайбыч, Лядов, Каюм Насыйри, Рәхимов, Родина, Сеченов, Халтурин, Четаев, Чуйков, Мамадыш тракты һәм башка урамнардан чыгарылачак.