Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2019, 14:19

Казанда икенче хоспис төзелешенә нәфис гимнастика буенча «Без бергә!» турнирында 700 мең сум акча җыелды

Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм БДБ илләреннән 300 спортчы катнаша.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). Казанда 19-20-нче декабрьдә нәфис гимнастика буенча «Без бергә!» халыкара турниры уза. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм БДБ илләреннән 300 спортчы катнаша. Турнирны үткәрүдән кергән акча - 700 мең сум - Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына республика башкаласында икенче хоспис төзүгә юнәлдерелде.

Турнирны оештыручылар ярышларны ачу тантанасында фонд идарәсе рәисе Владимир Вавиловка символик чек тапшырдылар.

«Хосписны бергә төзибез» хәйрия марафоны хисабындагы сумма 33 миллион сумга якынлашты. Бу атнада икенче хоспис урынында әзерлек эшләре башланды, территорияне чистарту төгәлләнеп килә, дип хәбәр итте В.Вавилов.

Икенче хоспис онкология һәм башка авыр авырулар белән авыручы өлкәннәр өчен 60 урынга исәпләнгән. Анда шулай ук өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр артыннан шәфкать туташлары карау бүлекчәсе эшләячәк. Гамәлдәге балалар бүлеген 40 урынга кадәр киңәйтү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, Казанда икенче хосписны төзү өчен 300 миллион сум кирәк.

Барлык яңалыклар