Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.08.2025, 13:06

Казанның Үзәк стадионында Макаров исемендәге «Титан» кече картинг академиясе урнашачак

Элек картинг-клуб Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗат сарае бинасында иде

Үзәк стадионга Макаров исемендәге «Титан» картингның кече академиясе күчәчәк, элек ул Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗат сарае бинасында урнашкан иде. Мондый карар автомобиль спортын өйрәтүнең сыйфатын яхшыртырга һәм шөгыльләнүче балалар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗат сараена капиталь ремонт ясаудан башлап, без эшләр барган вакытта вакытлыча мәйданчыклар оештырырга мәҗбүр. Ләкин яхшылыктан башка яманлык юк: «Титан» картинг-клубын без Үзәк стадионга күчерәчәкбез. Элек аларның сарае артында зур булмаган бүлмәләре бар иде, ә хәзер без аларга яңа мәйданчык сайладык, ул шөгыльләнүчеләр санын арттырачак, балаларыбыз өчен хезмәт күрсәтү һәм күнекмәләр сыйфатын да яхшыртачак. Балалар иҗаты сараена ул кайтмаячак, әмма без аның өчен яңа урын оештырачакбыз», – дип аңлатты шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин сүзләренчә, сарай үзе, үз чиратында, өстәмә бина алачак, анда балалар сыйныфтан тыш белем алачак.

Ремонт эшләре ике этапта узачак. Быел беренче этап үтәләчәк, ул фундаментны көчәйтүне, гидроизоляцияне, бинаның түбәсен һәм фасадын яңартуны, тарихи йөзен торгызуны үз эченә ала.

Киләсе елда эчке эшләр башкарылачак, җиһазлар һәм җайланмалар сатып алыначак, шулай ук янәшәдәге территория төзекләндереләчәк.

1956 елда төзелгән бина мәдәни мирас объекты булып тора. «Республика рәисе Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән безнең барлык мәдәният йортларыбыз капиталь ремонтланды инде. Балалар иҗаты сарае гына калды», — дип ассызыклады Илсур Метшин.

Илсур Метшин шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжевка Балалар иҗаты сараена керү юлларын киңәйтү мәсьәләсен карарга кушты. Бу ата-аналарга уңайлы булсын өчен кирәк, алар балаларын автомобильләрдә алып киләләр һәм алып китәләр.
Фоторепортаж
Видеорепортаж
04.08.2025 12:46
Барлык яңалыклар