В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теоретик һәм практик укулар барлык теләүчеләр өчен оештырыла.
Фото: Денис Гордийко
«Электр самокатларын йөртү мәктәбе» ике көн эшләячәк: 3 нче июньдә – 12:00 дән 20:00 гә кадәр, 5 нче июньдә – 14:00 дән 21:00 гә кадәр. Чатырның урнашу урыны –Ташаяк ур., 2 (ориентир – парковка). Тренировка мәйданчыгында администратор, ике промоутер һәм өч тренер эшләячәк. Дәресләр биш кешегә кадәр төркемнәрдә оештырыла, моның өчен 15 электр самокаты бүлеп биреләчәк. Бер дәреснең озынлыгы 15 минутка кадәр барачак.
«Электр самокатларын йөртү мәктәбе» проекты иң беренче чиратта социаль юнәлешкә ия, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм электр самокатларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен пропагандалауга, транспорт чараларын йөртүнең культурасын һәм куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Дәреснең нәтиҗәләре транспорт инфраструктурасының куркынычсызлыгына, нәтиҗәлелегенә һәм үтемлелегенә йогынты ясаячак», – дип билгеләде Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты башлыгы Әмир Сафин.