В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта Зорге урамындагы участокта эшләр тәмамланган.
Фото: Денис Гордийко
Хәзерге вакытта Зорге урамындагы участокта эшләр тәмамланган һәм Сәлимҗанов урамы буенча урнашкан участокта эшләр башланган. Барлыгы юл челтәрләренең аеруча искергән дүрт участогында үткәргечләрне алыштыру планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәтендә.
Троллейбус маршрутларының контакт челтәрендә 10 искергән участок бар, алар 1963 елдан 2008 елга кадәр файдалануга тапшырылган. Якындагы өч елда нык искергән 20 км челтәрне ремонтлау буенча эшләр планлаштырылган.
Трамвай маршрутлары буенча бер участок 55 ел элек, өчесе 36 ел элек файдалануга тапшырылган. Якындагы өч елда 16,9 км чыбыкны алмаштыру планлаштырыла.